Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида “Милләтләр кроссы”нда иң өлкән йөгерүчегә – 84 яшь (+фотолар)

Бүген Лениногорскида - спорт бәйрәме. “Яшьлек” стадионында “Милләтләр кроссы” үтте.

Йөгерешкә старт бирелгәнче, кросска катнашырга килүчеләрне сәламләделәр. Шулай ук спортта уңышларга ирешкән укучыларга грамоталар тапшырдылар.

Йөгереш алдыннан иң җитезләр ГТО нормалары да тапшырып өлгерде. Яхшы күрсәткечкә ирешүчеләргә истәлекле бүләк тә тапшырдылар. 

Быел “Милләтләр кроссы”нда предприятие җитәкчеләре дә йөгерде. Кросс берничә яшь категориясенә бүленеп узды.

Ир-атлар 3 әйләнеш (круг), ягъни 1 км 200 метр, хатын-кызлар 2 әйләнеш, ягъни 800 метр йөгерде. 

Мәктәпләр, уку йортлары, предприятие-оешмалар, олы яшьтәгеләр – йөгерергә теләүчеләр шактый иде.

Әнә 84 яшьлек Тәлгат Низамов яшьтән үк спорт белән шөгыльләнәм, ди. “Мин тумышым белән Иске Шөгердән. Озак еллар колхозда, аннары УТТ-1дә эшләдем, шофер булдым. Йөгерү, скандинав йөреше белән дә шөгыльләнәм. Бүген алдынгы урын алып булмады, минем яшьтә катнашу да – иң мөһиме”, - ди ул. 

Җиңүчеләр өчен 11 кубок һәм беренче, икенче, өченче урыннар өчен медальләр әзерләнгән иде.

Иң яшь йөгерүче –  Инсаф Халиков. Ул 7нче мәктәпнең беренче сыйныфында укый. Әтисе – Ленар Халиков белән йөгерергә килгән. 

“Без кросста күптәннән катнашабыз. Җәй көне стадионга шөгыльләнергә киләбез. Кышкы айларда чаңгыда йөрибез. Яшьтән үк спортны яратып үсә. Бүген дә тырышты, хәтта 3 круг йөгерде”, - ди әтисе Ленар Халиков.

Соңыннан җиңүчеләрне тәбрикләделәр. Барлык йөгерүчеләр яхшы кәеф белән таралышты.


Розалия Мостафина тексты. 
Рамия Гарифуллина фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев