Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида МХОда һәлак булган герой-якташлар хөрмәтенә грек-рим көрәше турниры узды

Батырлык һәм патриотлык хисләре белән

Лениногорскиның “Яшьлек” спорткомплексында герой якташларыбыз – СВОда һәлак булган Сергей Исаев һәм Альберт Хавандеев истәлегенә багышланган грек-рим көрәше турниры булды.

Бәйгедә Татарстан, Башкортстан һәм Казахстаннан җыелган көрәшчеләр бил алышты.

Ярышларны карарга герой егетләребезнең гаиләләре, туганнары һәм дуслары да килгән иде. Сергей Исаевның әти-әнисе Андрей Сергеевич һәм Вера Ивановна, кыз туганы Дарья, тормыш иптәше Екатерина һәм дусты Артур, ә Альберт Хавандеевның абыйсы Радик Геннадьевич, хезмәттәшләре, бүгенге көндә кыска вакытлы ялга кайткан Рим Сәхапов һәим Ильшат Вилданов катнашты. 

Төбәкара көрәш бәйгесе 2012-2013 елларда туган үсмерләр арасында узды. Үз үлчәү категорияләрендә Лениногорск грек-рим көрәшчеләре Мортазин Радмир, Данил Неустроев , Павел Антонов, Егор Гамза, Кирилл Иванов җиңү яуладылар. 

Икенче урыннарны Әмир Саинов һәм Раяз Саримов алды.

Турнирның бронза призерлары:  Реналь Хәбибуллин, Кәрим Гыйниятуллин, Ярослав Хәкимов, Артём Малышев һәм Мөхәммәд  Эшонов.

 

фотолар: 3нче спорт мәктәбеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев