Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида наркологиядә исәптә торучыларны йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр

Лениногорск прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләренә бәйле законнарның үтәлешен тикшерде.

Агымдагы елда прокуратурага  наркологиядә исәптә торучы, машина йөртүгә хокук бирүче таныклыгы булган өч лениногорскилыга карата материал кергән. Медицина тикшерүе һәм бәяләмәсе нигезендә, әлеге затларның сәламәтлекләре начарая төшкән. Бу билгеле, наркотик матдәләр йогынтысыннан башка гына килеп чыкмаган. Медицина бәяләмәсе  әлеге затларның транспорт чаралары белән идарә итү хокукын туктатуга нигез булып тора.


Шуңа бәйле рәвештә шәһәр прокуратурасы судка гражданнарның транспорт чаралары белән идарә итү хокукын гамәлдән чыгару турында административ дәгъва гаризалары җибәрде. Лениногорск шәһәр судының карары белән, әлеге гражданнарның сәламәтлекләре начарлану сәбәпле транспорт чаралары белән идарә итүгә хокуклары гамәлдән чыгарылган.
 Суд карар законлы көченә кергәннән соң, аларны машина йөртү таныклыкларын ГАИ бүлегенә тапшырырга мәҗбүр итте.

Фото «Заман сулышы»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев