Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида наркотик матдәләр булган үсемлекләрне юк итүгә профилактик чара башланды

“Мәк-2025” башастында узучы, наркотик матдәләре булган үсемлекләрне законсыз чәчү, үстерү һәм таратуга каршы көрәшнең башында ук полиция хезмәткәрләре шәһәрдән ерак булмаган бер кырда кыргый киндер тапканнар.

Хокук сагында торучылар мондый табылдыкларны тамыры белән йолкып алып, яндыралар. Халыкка мәк, киндер һәм наркотик матдәләр булган башка үсемлекләрне законсыз үстергән өчен административ, ә кайсебер очракларда  хәтта җинаять җаваплылыгы каралган булуын да искәртәләр.


Кыргый киндер һәм мәкне юкка чыгаруга карата барлык күрсәтмәләрне полиция хезмәткәрләре юридик һәм физик затларга, шулай ук авыл җирлеге башлыкларына бирә. Аларны билгеләнгән срокларда үтәмәгән очракта, хокук бозучыларга шактый зур штрафлар яный.
«Мак-2025» операциясенең беренче этабы 8 июльдә старт алды һәм 17 нче числога кадәр дәвам итәчәк.

Фото Наталья Лакомкина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев