Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Нәүрүз бәйрәмен төрле милләт халкы бердәм булып каршы алды (+фотолар)

Лениногорскилылар дуслык һәм бердәмлек бәйрәме - Нәүрүзне каршы алдылар.

"Нәүрүз" – яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Элек Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Бу бәйрәм төрки халыкларда кышны озату, язны каршылау буларак кабул ителә.

Лениногорск Мдәният сарае фойесында декоратив-кулланма сәнгать, халык эшләнмәләре күргәзмәсе куелган иде. Ә бай, мул, милли  ризыклар белән әзерләнгән өстәлләр - бәйрәмнең бизәге булып торды.

Лениногорскида төрле милләт диаспоралары яши. Әнә үзбәк диаспорасы вәкиле Хасанбай Азизов 13 ел Лениногорскида яшиләр, аның хатыны Якутҗан һәм дүрт балалары бергәләп бәйрәмгә килгәннәр, өстәлгә сый-нигъмәтләр әзерләгәннәр. "Лениногорск - хәзер безнең өчен икенче өебез, монда дус-тату яшибез. Нәүрүз бәйрәменә хатыным пылау, көлчә, баурсак һәм башка тәм-томнар пешерде. Нәүрүз бәйрәмендә балаларга бүләкләр бирәбез. Без Хорезмнан килдек, анда да шулай күңелле итеп үткәрә идек", - ди Хасанбай Азизов. 

Өйдә муллык булсын өчен бәйрәмне бай нигъмәтләр белән каршы алалар. Таджик диаспорасы сүмәләк белән сыйлады. Нәкъ Нәүрүз бәйрәме өчен генә пешерелә торган махсус татлы ризык икән сүмәләк. Бер тәүлек буе пешерәләр,  желе кебегрәк татлы сый була.

Мәдәният сарае сәхнәсендә бәйрәм концерты узды. Төрле телдә җырлар, шигырьләр яңгырады. Самарадан махсус кунак Фарух Җәлилов килгән иде, аның җырлары лениногорскилыларга бәйрәм бүләге булды. Модель агентлыгы кызлары мөселман һәм миили киемнәр коллекциясен күрсәтте. 

Бәйрәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Шулай ук милли диаспоралар рәисләре дә изге теләкләрен җиткерде.

Розалия Мостафина, Рамия Гарифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев