Лениногорскида нефть төбәгенең мәктәпкәчә учреждение педагоглары укытуның яңа ысулларын һәм технологияләрен үзләштерделәр
Балалар потенциалы нәрсәдән гыйбарәт һәм сабыйларда бер-берсе белән аралашуга, фикер алышуга әзерлек ничек туа?
Бу хакта нефть төбәгенең мәктәпкәчә учреждениеләре тәрбиячеләренең зональ семинар-практикумында сөйләштеләр.
Укулар “Татнефть һәм балачак. Киләчәк белән диалог” проекты кысаларында узды, проект 2018 елдан компания тарафыннан Мәскәү педагогика университеты белән хезмәттәшлектә гамәлгә ашырыла.
Семинар уздыру мәйданчыгы итеп, 2024 елда проектка кушылган 12 нче балалар бакчасы сайланды.
“Лениногорскида проектка беренчеләрдән булып, 2 нче һәм 30 нчы балалар бакчалары кушылды. Без аларның нинди нәтиҗәләргә ирешүләрен күреп кушылдык. Алар безне заманча балачак дөньясына озатучылар булдылар”, - ди учреждение мөдире Ольга Илюхина.
Узган ел Лениногорскида, 12нче бакчадан тыш, проектка тагын 3 балалар бакчасы кушылды: 7нче, 10нчы һәм «Ласточка» (Тимәш авылы). Семинарга Бөгелмә, Әлмәт, Алабуга, Нурлат, Баулы, Җәлил һәм Азнакай педагоглары да килде, аларның учреждениеләре ачык конкурста җиңеп, «Татнефть һәм балачак. Киләчәк белән диалог» проектына кергән.
«Балаларны берләштерә торган математика» темасы буенча өйрәтүләрне Наталья Титова үткәрде, ул – “Татнефть һәм балачак. Киләчәк белән диалог» проектында “Яшьтәшлек педагогикасы һәм балачак» юнәлеше җитәкчесе.
Тәрбиячеләр укытуның яңа методларын һәм технологияләрен бик теләп төшенделәр.
“Лениногорскига без Нурлатның 5нче бакчасыннан зур төркем булып килдек. Моңа кадәр мин “Татнефть һәм балачак. Киләчәк белән диалог” проекты буенча укытуларда катнашкан идем. Үз бакчамда мин боларны кулланам. Без бергә пространствоны модельләштерергә, математика һәм грамматиканы яңача үзләштерергә өйрәнәбез. Балаларның күз алдында үзгәрүен күрәм: аларның сөйләм телләре үсә, алар нәрсә турындадыр фикер йөртергә, үз фикерләре белән уртаклашырга оялмыйлар”, - ди “Шатлык” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлия Хисмәтуллина.
“Яңа технологияләр безгә бик ошады. Якын арада без хезмәттәшләребез белән педагогик сәгатьтә тәҗрибә уртаклашачакбыз һәм шунда ук яңа белемнәрне эштә куллана башлаячакбыз. Саннарның мәгълүмати челтәре балаларга математика нигезләрен үзләштерергә ярдәм итәр дип ышанам”, - дип йомгаклады 12 нче бакчаның өлкән тәрбиячесе Юлия Лебедева.
Проектка кергән балалар бакчалары яңа әсбаплар белән эшли инде.
«Татнефть» өчен мәгарифкә ярдәм һәрвакыт социаль сәясәтнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булды һәм булып кала бирә. Күпсанлы белем бирү программалары аша Компания балаларга иҗатка, белемгә омтылыш тәрбияли.
Айсылу Габбасова.
фотолар: Сергей Трусов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев