Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида нефтьчеләр мәктәп санузелларын яңартуга ярдәм итә

Тәртиплелек, әдәплелек күнекмәләре тәрбияләү балачактан ук кирәк.


Балаларда үз-үзләрен хөрмәт итү, чисталыкка-пөхтәлеккә омтылу хисләре дә тәрбияләнсен, шул ук вакытта җыештыручыларның хезмәтенә хөрмәт хисе булу да мөһим.

 "Татнефть" җәмгыяте менә берничә ел мәктәп санузелларын тулысынча яңартырга ярдәм итә. Киләчәктә нефть төбәгенең барлык мәктәпләрен колачлау планда тора.

Әлеге программа буенча (санузелларны ясау) чираттагы мәктәп – Лениногорскиның 6нчы мәктәбе булды. Белем йорты 1955 елда ачылган , аннан даими бинага 1964 елда күчкән. «Татнефть» гранты учреждениенең 11 санузелына капиталь ремонт ясарга мөмкинлек бирде. Балалар һәм педагоглар өчен тагын да шатлыклысы:  кайнар су булу.

-    Бүген безнең укучылар өчен кайнар суы булган бәдрәфләр ясалды, биредә  автомат кул киптергечләр бар. Без нефтьчеләргә бик рәхмәтле, узган уку елында бәдрәфләрнең нинди хәлдә булганын искә төшерәсе дә килми, — дип шатлыгы белән уртаклашты мәктәп директоры Ирина Никифорова.

 

Юлия Могила.

Сергей Трусов фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев