Лениногорскида объектлар төзекләндерү һәм яңа төзелеш эшләре бара (+фотолар)
Җәй айлары кем өчендер отпуск, ял яки бакча чоры булса, шәһәр һәм район өчен төзекләндерү, төзелеш эшләре алып бару вакыты ул.
Быел Лениногорск районында берничә мөһим объект буенча эшләр бара. Әйдәгез, шуларга күзәтү ясыйк.
Лениногорскиның 4нче мәктәбе янында, Чайковский урамында яңа, модульле, шәһәр бассейнын төзү буенча эшләр башланды. Бүгенге көндә монда казу эше, корылма өчен нигез салына. Эшләр тулы көченә бара. Көчле техника җәлеп ителгән. Әлеге объект шәһәрнең бу өлешендә яшәүчеләргә уңайлы булачак, янәшәдә генә яңа заманча комплекс барлыкка киләчәк.
Объект «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» илкүләм проекты кысаларында төзелә.
“Юность” стадионы янында исә ябык футбол манежы төзелеп килә. Хәзер эчке якта эшләр алып барыла. Бик тиздән тупны капкага кертә башлаячаклар. Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә эш алып барыла. Бүгенге көндә спорт мәктәбендә футбол секциясендә 40лап малай шөгыльләнә. Район башлыгы Марат Гирфанов хәбәр иткәнчә, «Рубин» белән уртак мәктәп булдыру планлаштырыла.
Быел шәһәрдәге элеккеге “Малыш” балалар паркын төзекләндерү эшләре башланды. Территория заманча уңайлы пространствога әвереләчәк. Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов бу объекттагы эшләрнең барышын бәяләде. "Быел подрядчылар белән эш барышын тикшердек. График үтәлә, тиздән бөтен шәһәр халкы нәтиҗәләрне бәяли алачак", - диде ул.
Парк элеккеге «Космос» кинотеатрын, балалар иҗаты йортын, шәһәр администрациясе бинасын һәм 6 нчы мәктәпне бердәм киңлеккә тоташтырачак.
Парк федераль бюджет хисабына, «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» илкүләм проект буенча төзекләндерелә.
Моннан тыш, мәгариф учреждениеләрендә: шәһәрнең 4нче һәм 14нче мәктәбендә, Ивановка, Түбән Чыршылы мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре бара. Әйтик, 4нче мәктәптә бүгенге көндә эшләр график буенча бара: җылыту системасы алыштырылган, электрүткәргечләр ремонтланган, мәктәпкә кергәндә пандус төзелгән, сыйныфлар әзер диярлек, фойеда һәм баскычларда эшләр алып барыла. 1нче сентябрьдә мәктәпләр укучыларны матур итеп каршы алачак.
Мәгариф учреждениеләрен яңарту федераль финанслауны җәлеп итеп, «Яшьләр һәм балалар " илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.
Авыл җирлекләрендә фельдшер-акушерлык пунктларында төзекләндерү алып барыла. Яңа Иштирәк авыл җирлегендә яңа җирле үзидарә бинасы төзелә.
Лениногорскида ишегалларында “Безнең ишегалды” Татарстан Рәисе программасы тулы куәтенә эшли. Ишегаллары яңартыла, яктырткычлар куела, яңа асфальт җәелә.
фотолар: ЛМР сайты




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев