Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Россиянең өч Герое истәлегенә бокс турниры үтте

Танкистчылар көнендә – 10 сентябрьдә Россия Геройлары истәлегенә икенче бокс турниры узды.


Әлеге бокс турниры узган ел беренче мәртәбә үткәрелде. Ул якташыбыз, махсус хәрби операциядә һәлак булган Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә багышланды. Һәм аның белән бер танкта булган ефрейтор Дамир Гыйлемханов һәм рядовой Иван Цевун истәлеге хөрмәтенә үткәрелде. Аларга өчесенә дә үлемнәреннән соң Россия Геройлары исемнәре бирелде.

Турнир Дамирның тренеры Альберт Сафин инициативасы белән үткәрелә. Дамир бокс белән шөгыльләнгән, турнирларда катнашкан.

Турнир алдыннан стадионда футбол матчы булды. Лениногорск җыелма командасы Мәскәүдән килгән ZOV командасы белән очрашты.

Уен киеренке барды. Нәтиҗәдә, матч 6:6 исәбе белән төгәлләнде. Футбол тайманары арасында Мәскәүдән  TURBO SHOW командасы велошоу күрсәтте.

“Яшьлек” спорткомплексында узган бокс турнирында 50дән артык спортчы катнашты. Өч регион: Татарстан, Башкортстан, Удмуртия Республикасыннан килгән иделәр.

Ярышларда Россия Геройларының якыннары, туганнары да катнашты.

Турнир катнашучыларын район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков сәламләде. Ул спорт өлкәсендә социаль мөһим проектларны тормышка ашыруга ярдәм иткән хәйриячеләргә рәхмәтен җиткерде.

Рингка беренчеләрдән булып, яшь спортчылар: Лениногорскидан Ксения Ратникова һәм Азнакайдан Зөлфия Хазина чыкты. Бокс ярышында Ксения җиңде. Аннары рингка төрле яшь категориясендәге спортчылар чыкты.

фотолар:https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2231459.htm

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев