Лениногорскида өр-яңа футбол манежы үз ишекләрен ачты
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида өр-яңа футбол манежы үз ишекләрен ачты

Тиздән безнең футбол “йолдызларыбыз”, танылган футболчыларыбыз барлыкка килер: Лениногорскида «Юность» стадионы янында өр-яңа футбол манежы ачылды.

Спорткомплексның төп өстенлекләренең берсе – ябык һәм шуңа күрә аны яшь футболчылар өчен күнегүләр ясау, ел әйләнәсендә ярышлар үткәрү өчен кулланырга мөмкин булачак.

Лениногорскидагы футбол манежы – 200 тамашачыга исәпләнгән трибуна белән ясалма өслекле булган заманча спорт объекты. Гомуми мәйданы –  1300 квадрат метр,  футбол кыры 20метрга х 40 метр зурлыкта ясалган.

Яңа ачылган ябык футбол манежында киенү-чишенү бүлмәләре,  душ, тренерлар бүлмәсе, админитсратив корпус, спорт инвентаре саклау урыннары бар. 

Лениногорскилылар аңа тавыш бирү юлы ярдәмендә “Яшьлек-арена” дигән исемне объект ачылганчы ук бирделәр. 

Футбол манежы «Россия спорты» федераль программасы кысаларында төзелгән. Әлеге проектны гамәлгә ашыруга 150 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Футбол манежында 5 яшьтән 13 яшькә кадәрге балалар шөгыльләнә алачак.

 

фотолар ЛМР матбугат хезмәтеннән
фотолар ЛМР матбугат хезмәтеннән 

 

 

 

 


Нет комментариев