Лениногорскида пробация кысаларында өлкән буынга ярдәм итү турында фикер алыштылар
Өлкәннәр көне уңаеннан Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда Лениногорск җинаять-башкарма инспекциясе һәм шәһәр-район ветераннар советы вәкилләренең уртак киңәшмәсе узды.
Ветераннар советы әгъзаларына сәламләү сүзе белән Лениногорск шәһәре җинаять-башкарма инспекциясенең пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров мөрәҗәгать итте.
Ул чыгышында «Россия Федерациясендә пробация турында» Федераль законны гамәлгә ашыруда ирешелгән уңышлар турында сөйләде һәм ветераннар җәмгыяте белән бергә эшләүнең мөһимлеген ассызыклады.
Альфред Насыйров катнашучыларга пенсионерлар һәм өлкәннәргә, шул исәптән хөкем ителгән пенсионерларга күрсәтелә торган ярдәм төрләре турында сөйләде.
Сүз социаль адаптациягә ярдәм итү, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү һәм ведомствоара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә мөмкин булган ярдәмнең башка формалары турында барды.
Очрашу ахырында бергәләп фотога төштеләр һәм туган якны өйрәнү музее заллары буйлап экскурсия ясадылар.
фотолар: А.Насыйровтан



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев