Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида прокуратура дәгъвасы буенча туберкулез белән авыручыны мәҗбүри рәвештә хастаханәгә салганнар

Лениногорск шәһәр прокуратурасы судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткән.

Авыруның амбулатор картасында язылган буенча, җирле кеше Лениногорск туберкулезга каршы диспансерда исәптә тора. Ир-ат дәвалануны стационар шартларда 3 ай дәвамында алган, әмма стационардан чыкканнан соң кабул итүләргә килмәгән, дәвалануны туктаткан.
 
Авыруның тирә-юньдәгеләр өчен эпидемиологик куркыныч тудыруын исәпкә алып, шәһәр прокуратурасы судка туберкулезга каршы диспансерга мәҗбүри госпитализацияләү турындагы административ дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткән.

 Дәгъва таләпләре тулы күләмдә канәгатьләндерелгән. Суд карары кичекмәстән үтәргә дип җибәрелгән.

 

фото: Лениногорск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев