Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида рәссамнарның 50нче Бөтенроссия пленэры ачылды (+ фотолар)

Август уртасына кадәр Лениногорск шәһәре һәм районы рәсем сәнгате дөньясында гизәчәк.

Чөнки биредә Татарстан һәм Россиядән килгән рәссамнар Лениногорскиның  гаҗәеп матур почмакларын картиналарда “җанландырачак”.

Моннан 9 ел элек беренче пленэр нәкъ менә Лениногорскида, шәһәрнең 60 еллыгына ачылган иде. Ул чакта рәссам Мәснәви Хәертдиновка истәлегенә багышланды.

 Рәссамнарның юбилей пленэрын Лениногорскида оештыручы -  пленэрның кураторы һәм директоры, Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәрис Минһаҗев.

“Без пленэрны Лениногорскида башлаган идек. Бик яхшы килеп чыкты. Аннан соң күп җирләрдә булдык. Менә 50нчесен Бөгелмәдә уздырырбыз дигән идек, ә Лениногорск администрациясе биредә уздырырга тәкъдим ясады, пленэрны хуплап алдылар. Без бик теләп риза булдык. Менә сезнең каршыда күпме рәссам! 48нче пленэрдан тулы состав белән монда күчтек. Лениногорск – минем күңелемә якын шәһәр. Озак еллар монда яшәп, иҗат иттем. Соңыннан Лениногорскига югары сәнгати рухта ясалган картиналарны бүләк итәчәкбез”, - диде Мөдәрис Минһаҗев.

Пленэр-симпозиумны «Туган якның ямьле симфониясе» дип атаганнар. «Без шундый зур масштабтагы вакыйганы кабул итүебезгә шат, – диде Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова. – Без Мөдәрис Мөхетдиновичка рәхмәтле. Иҗат кешесе өчен атмосфера мөһим. Лениногорск җире сезгә гүзәл, якты төсле картиналар тудырырга иҗади рухлану бирер дип ышанабыз», – диде.

Татарстан Рәссамнары берлеге идарәсе рәисе Альберт Шиабиев кызыклы фактлар китерде: “Рәссамнар 9 елдан яңадан бирегә аяк бастылар, бу зур шатлыклы вакыйга. Бүген монда беренче пленэрда катнашкан рәссамнар да бар. Алар Лениногорскида уздырылачагын белгәч, алдан язылып куйдылар, чөнки беләләр: биредә җылы каршы алалар, иҗат итәр өчен табигате искиткеч, бирегә киләсе килә.  9 ел эчендә Татарстан рәссамнары берлегенең кыл каләм осталары районнар администрациясе ярдәмендә 50 пленэр уздырды, аларда бер меңгә якын рәссам катнашты, барлыгы республиканың 18 районында булдык”, - ди Альберт Шиабиев.

Туган якны өйрәнү музеенда пленэр ачылышында “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, шагыйрә һәм композитор Гөләндәм Кәбирова, сәнгать белгече Нина Горюнова пленэр турында җылы сүзләр әйттеләр. “Безнең өчен пленэрның монда узуы зур горурлык”, - диделәр. Лениногорск-Шөгер төбәген иҗат үзәге ул дип атадылар. 

Әлбәттә, рәссам Мөдәрис Минһаҗевның тырышлыгын билгеләп уздылар. “Чишмә” дәби берләшмәсе рәссамнар белән дә тыгыз мөнәсәбәттә тора.

Нина Горюнова әйтүенчә, беренче пленэрдагы картиналар бүген дә музейның беренче катында саклана. “Әлеге картиналар – безгә истәлек. Алар күп түгел. Бу юлы күбрәк булыр”, - диде.

Рәссамнарга безнең як шагыйрьләренең шигырьләрен, җырларын да ишеттерделәр.

Рәссамнар 15 августка кадәр биредә булачак. Әгәр шәһәр урамнарында кулларына пумала тоткан, башына сары кепка кигән кешеләрне күрәсез икән, гүзәллек дөньясына күз салыгыз, алар белән аралашыгыз.

 

Рамия Гарифуллина һәм Мәдәният идарәсе фотолары

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев