Лениногорскида «Россия чаңгы юллары -2026» спорт бәйрәме узды
Бүген бик күп лениногорскилы массакүләм чаңгыга басты.
Лениногорскиның трамплиннар комплексы территориясендә “Россия чаңгы юллары” чаңгы узышлары үтте.
Чаңгы узышларына килүчеләрне Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шәмарданов сәламләде.
Старт бирелгәнче, башта спортта уңышка ирешкәннәрне котладылар, шулай ук ГТО значоклары тапшырдылар.
Барлыгы 6 узыш үткәрелде. Дистанция 1 километр билгеләнгән иде.
6-7нче сыйныфлар арасында
8-9 нчы сыйныфлар
10-11нче сыйныфлар
Аннары уку йортлары студентлары
60 яшьтән олырак ир-атлар һәм хатын-кызлар.
Соңгы узыш: ир-атлар һәм хатын-кызлар , алар исә спортта яхшы күнекмәләр алганнар, аларның әзерлеге дә яхшы дип билгеләп узды оештыручылар, алар исә 2 километрга узышты.
Финишка килеп җитүчеләргә жетон тапшырыла, шушы жетонны истәлекле бүләккә – Лениногорск логотибы төшерелгән кружкага алыштырырга кирәк иде.
Әлбәттә, дистанцияне чаңгыда узышып килүчеләргә кайнар чәй эчү оештырылган.
Соңыннан исә “Россия чаңгы юллары” узышларының җиңүчеләрен, призерларын бүләкләделәр.
44нче мәртәбә узучы узышларга барлыгы 150дән артык лениногорскилы чыккан иде.








Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев