Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламов әтисенең өе ремонтлагач, яңа мунча салганнар

Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламовның әтисе - Нәзир Исламовка, йортын ремонтлаганнан соң, ишегалдында яңа мунча салганнар.

 

Ике атна элек Татарстан бюджетыннан Дамирның әтисе йорты янында койманы һәм юлларны төзәткәннәр, йортның нигезен һәм фасадын яңартканнар, шулай ук түбәне, керү һәм өй эчендәге ишекләрне алыштырганнар. Барлык эчке бүлмәләрдә һәм инженерлык коммуникацияләрен ремонтлау эшләре башкарылган. Хәзер ишегалдында өй янында яңа мунча барлыкка килгән.

Дамир Исламовның туганнары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәеновка йортка капиталь ремонт ясаган өчен рәхмәт белдерде.

«Дамирның әнисе - Саҗидәнең соңгы теләген үтәүгә өлеш керткән һәркемгә ихлас рәхмәт әйтәм», - диде Дамир Исламовның олы апасы Регина Вәлиәхмәтова.

Нәкъ менә Саҗидә Вәлиәхмәтова ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән соңгы очрашуда йортны төзекләндерүдә ярдәм сораган булган. Шул ук көнне республика җитәкчесе һәлак булган хәрбинең туганнарына һәм ата-аналарына һәрьяклап ярдәм итәргә куша. Ләкин Дамирның әнисе бу мизгелгә кадәр яши алмады, ул быел август аенда вафат булды.

«Алгы сызыкта безнең хәрбиләр күрсәткән һәр батырлык гамәле лаеклы бәяләнгәндә, бу – бик гадел!» - диде Регина Вәлиәхмәтова.

 

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев