Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә бокс буенча III турнир узды (+фотолар)
Шәһәребезнең «Яшьлек» спорткомплексында Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә бокс буенча III турнир узды.
Үзе дә бокс белән шөгыльләнгән, спорт яраткан герой якташыбызны данлап, өченче ел рәттән үткәрелүче бу турнир традицион төс алды.
Турнирда Дамир Исламовның кыз туганнары Динара Алтынова һәм Регина Венедиктова, туганнан туган энесе Даниэль Фәртдинов катнаштылар.
Турнирны Лениногорскиның «Олимп» бокс клубы оештырды. Дамир Исламовның гомеренең бер өлеше бу клуб белән бәйле. Якташыбызда ватанпәрварлык рухы, ныклы ихтыяр көче тәрбияләүдә шушы клуб тренерларының да өлеше бар. Бу клубта аны бик күпләр белә, хәтерли.
"Бүгенге турнирда Карабаш, Бөгелмә, Азнакай, Ютазы, Җәлил бистәләреннән 2009-2015 елгы спортчылар һәм, әлбәттә, безнең лениногорскилылар катнашты. Яшь боксчыларның кайберләре өчен бу беренче ярышлар гына әле, ә кайберсе инде берничә ел рәттән катнашып килә. Бу юлы 15 пар боксчы чын көрәш рухы һәм җиңүгә омтылыш күрсәтү өчен рингка чыкты. Һәр очрашу киеренке хисләр, мавыктыргыч көндәшлек белән тулы булды. Яшь булсалар да боксчыларның инде шактый спорт тәҗрибәсе бар. Алар саклану, һөҗүм итү техникаларын яхшы дәрәҗәдә үзләштергән. Бокс турнирын карарга килүчеләр өчен истә калырлык мизгелләр күп булды. Билгеле, бу ярышларда, үзебезнең якташыбыз истәлеген данлап көрәшкәндә, лениногорскилыларның берсе дә оттырырга теләмәде",- дип сөйләде турнирны оештыручы һәм герой якташыбызның дусты булган Алис Җәләлетдинов.
Лениногорскиның яшь боксчылары сынатмады. Бу турнирда безнең Данияр Әхмәтов, Вадим Полыгалов, Карина Хәсәнова, Даян Мөхәммәдиев, Евдаким Иванов, Руслан Кашапов, Алексей Якупов, Булат Гобәйдуллин, Айдар Хәсәновлар җиңүгә иреште. Яшь спортчыларга медальләр, дипломнар, кубоклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
фотолар: Лениногорск мэриясе һәм Гүзәлия Нигъмәтзянова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев