Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламовның әтисенең йортын ремонтладылар

Дамир Исламовның әтисе - Нәзир хәзер уңайлы шартлары булган өйдә яшәячәк. Бу хакта Лениногорск мэриясе хәбәр итә.

Йортка капиталь ремонт ясау Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кушылган эш. Хәтерләсәгез, май аенда Рөстәм Миңнеханов Лениногорскига эш сәфәре белән килде. Шунда ул Россия Герое Дамир Исламовның әти-әнисе һәм апалары белән очрашты.

Очрашуда республика Президенты махсус операциядә һәлак булган офицерның гаиләсенә һәм туганнарына һәрьяклы ярдәм күрсәтергә кушты. Дамирның әнисе Саҗидә ханым Президенттан Дамирның әтисенең йортына капиталь ремонт ясарга булышуны сорады.

Хәзер Назир Исламов ремонтланган йортта яшәячәк.  Төзүчеләр яңа койма, йорт эчендә яңа брусчатка куйдылар. Нигезне һәм йортның фасадын яңарттылар. Түбәсен алыштырдылар. Керү һәм бүлмәләр арасындагы ишекләрне яңаны куйганнар.

Шулай ук өйнең эчке яктагы бүлмәләре, зал, йокы бүлмәсе, кухня, коридор һәм ванна бүлмәсенә, инженерлык коммуникацияләренә (канализация, суүткәргеч, җылыту, вентиляция, электр челтәрләренә) ремонт ясалган, газүткәргеч системаларын алыштырылган.

Йортны капиталь ремонтлау өчен акча республика бюджетыннан бүлеп бирелде,  подрядчы оешма ремонт үткәрде. 

Шушы көннәрдә администрация вәкилләре дә килеп, йортны карап киттеләр.

Нәзир Исламов Татарстан  һәм шәһәр җитәкчелегенә йортны капиталь ремонтлауда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Дамир Исламов Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус операциядә 7 мартта һәлак булды. 29 мартта аның белән Лениногорскида хушлаштылар. Вафатыннан соң Россия Президенты Указы белән Россия Герое исеме бирелде. 

Лениногорскида Герой истәлегенә 6 нчы мәктәптә (ул анда укыган),  Геройлар Аллеясында бюстлар куелды. Дамир яшәгән йортка мемориаль такта урнаштырылган. 11 сентябрьдә Лениногорск Мәдәният сараенда Россия Герое өлкән лейтенант Дамир Исламов истәлегенә бокс буенча беренче турнир узды.

 

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2141394.htm

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев