Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Россия Федерациясе төбәкләре һәм Россия әзәрбәйҗаннары төбәкара ассоциациясе вәкилләре булып китте

Татарстан, шулай ук Лениногорск һәм Әзәрбайҗан милли-мәдәни автономия арасында дуслык күпере тагын да ныгыды, элемтәләр артты.

 

 Татарстанга һәм Лениногорскига Россия Федерациясе төбәкләре һәм Россия әзәрбәйҗаннары төбәкара ассоциациясе вәкилләре килде. Әлеге очрашуның инициаторы  Лениногорскиның “Бирлик” Әзәрбайҗан милли-мәдәни автоном җирле иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Рамиз Мустафаевич Мамедов иде.

Лениногорскига кадәр делегация Казанда булды, анда Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова белән очраштылар.


Аннан делегация Яр Чаллы шәһәренә юл алды. Биредә Чаллы мэры Наил Мәһдиев белән очраштылар, халыклар дуслыгы йортында һәм 1нче Постта булдылар, шулай ук “Адымнар” мәктәбе белән таныштылар.


Һәм менә алар Лениногорск җиренә аяк бастылар. Кунаклар арасында “Россия әзәрбайҗаннары төбәкара ассоциациясе” Консультатив Совет рәисе Рамил Алиев, “Россия әзәрбайҗаннары төбәкара ассоциациясе” Консультатив Совет рәистәше Гасым Керимов, Кировтагы“Бирлик” әзәрбайҗан милли үзәгенең региональ оешмасы рәисе Осман Алыев, «Культурный центр Бакинец» Новгород өлкәсе иҗтимагый оешмасы рәисе Эльшад Курбанов, Оренбургтагы әзәрбайҗан милли-мәдәни автономиясе рәисе Яшар Масимов, Пермь өлкәсе “Бөтенроссия әзәрбайҗан конгрессы” җирле оешмасы рәисе Угур Эфендиев, “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе рәисе урынбасары Эмин Рамазанов һәм Чаллының җирле милли-мәдәни автономия оешмасы рәисе Исфандияр Ахмедов бар иде.

Лениногорскида делегацияне район башлыгы Рәгать Хөсәенов каршы алды. Ул кунакларны шәһәр һәм район тарихы белән таныштырды, нефть ятмалары ачылу турында сөйләде.


Очрашу ахырында район башлыгы Рәгать Хөсәенов Рамил Алиев һәм Гасым Керимовка федераль һәм җирле милли-мәдәни автономияләр арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштырулары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.
Делегациянең Лениногорскидагы сәфәре программасы бик бай эчтәлекле иде, алар төрле урыннарда булырга өлгерделәр, очрашулар үткәрделәр. Аларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк озатып йөрде.

“Мәңгелек ут” һәйкәле янында алар Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марс Исхаков җитәкчелегендә бер төркем ветераннар белән очрашты.

 Делегация Туган якны өйрәнү музеенда булып, безнең шәһәр һәм район тарихы белән, татар халкының көнкүреше белән таныштылар, Хәрби Дан залында булдылар. “Мактаулы кунаклар китабы”на музейда күргәннәре турында фикерләрен язып калдырдылар.

Делегация Үзәк район хастаханәсендә терапия бүлеген карады. Баш табиб хастаханәдәге яңалыклар, яңа технологияләр турында сөйләде, пандемия вакытында медперсоналларга җиңел булмаганын да әйтте. “Шундый авыр вакытта без Рамиз Мамедовтан ярдәм тойдык, ул ковид госпиталь өчен күп күләмдә бер тапкыр кулланылышлы посуда тапшырды. Мин менә 2 ел монда эшлим, шушы еллар эчендә Рамиз Мамедов һәрвакыт булышлык күрсәтте, әле менә күптән түгел тонометрлар бүләк итте. Табибларыбызга эштә кирәкле җиһаз алар. Рамиз Мустафаевичның хәйриячелек эшчәнлеген югары бәялибез”, - ди баш табиб Рим Әмиров. Ул аңа Рәхмәт хаты тапшырды.

Лениногорск Балалар йортының Глазовода урнашкан җәйге лагеренда ял итүче балалар кунаклар килүенә шатланды. Лениногорск әзәрбайҗан диаспорасы мондагы балалар өчен аниматорлар чакырган иде. Аниматорлар аларны уйнатты, көлдерде, шатлыклы мизгелләр бүләк итте. Кунаклар да балалар белән зур түгәрәккә басты. Балалар үзләренең талантларын күрсәтте, концерт программасы әзерләгән иделәр. Кунакларга үз куллары белән ясалган картиналар бүләк иттеләр.

Эшлекле сәфәрнең соңгы ноктасы – “Ихлас” мәчете иде. Монда алар шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов белән таныштылар.

 

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укый аласыз

Семен Егоров, Ильмира Гареева фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев