Лениногорскида Роза Гыймаева «Иң яхшы татар теле укытучысы» бәйгесендә муниципаль этап җиңүчесе булды
Һөнәри осталык бәйгесе
Лениногорскиның 11нче гимназиясе базасында “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы үтте.
Анда 7нче мәктәп, 12нче лицей, В.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе, 1нче мәктәпнең татар теле укытучылары катнашты.
Нәтиҗәдә, бәйгенең җиңүчесе итеп, 7нче мәктәпнең татар теле укытучысы Роза Сәйфулловна Гыймаева билгеләнде.
Конкурста икенче урын билгеләмәгәннәр.
Өченче урында – 12нче лицейның татар теле укытучысы –Зөлфия Рәисовна Абаева.
“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы катнашучылары буларак, 1нче мәктәптән Гүзәл Ражева һәм Шөгер мәктәбеннән Диләрә Шәрәфетдинова билгеләнде.
фото: Мәгариф идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев