Лениногорск мэриясендә шәһәр һәм район Советлары сессиясе узды.
Сессиядә депутатлар бертавыштан шәһәр башкарма комитетына яңа җитәкче кандидатурасын хупладылар.
Хәзер Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе – Артур Айдарович Мөхәмәтшин.
Артур Айдарович элегрәк администрациядә башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары вазифасында эшләгән иде. Бу система аңа чит-ят түгел.
Яңа җитәкчегә эшендә уңышлар телибез.
Нет комментариев