Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида шәһәр башлыгы урынбасары вазифасына яңа кеше сайланды

Мэриядә шәһәр Советы депутатлары сессиясе узды.

Сессиядә депутатлар ачык тавыш белән шәһәр башлыгы урынбасарын сайлады. Әлеге вазифага – Галия Котдус кызы Урманова билгеләнде. Ул моңарчы Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләде.

Исегезгә төшерәбез: быелның апрель аенда шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Мәҗит кызы  Рафикова вакытыннан алда үз вәкаләтләрен туктатты. 8 сентябрьдә җирле үзидарә органнарына өстәмә депутатлар сайлауда бер мандатлы 15нче сайлау округы буенча Галия Урманова сайланган. Лениногорск шәһәре Уставы буенча, шәһәр башлыгы урынбасары шәһәр Советы депутатлары тәкъдиме буенча сайлана. Депутатларның санының яртысы аның өчен тавыш биргән булса, шәһәр башлыгы урынбасары булып сайланырга хокуклы.

Шулай итеп, шәһәр башлыгы урынбасары вазифасына Галия Урманова сайланды.

Ул районыбызның Түбән Чыршылы авылында 1971 елның 24 декабрендә туган. Югары белемле. Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. Ул үзен квалификацияле белгеч, җаваплы, төгәл хезмәткәр буларак таныткан.

Сессиядә яңа урынбасарга эшендә зур уңышлар, яңа казанышлар теләделәр.

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев