Лениногорскида сайлауга гаиләләре белән килүчеләр күп булды
14 сентябрьдә – Татарстан Рәисен һәм муниципаль депутатларны сайладык.
Сайлау участокларына гаиләләре белән бергә килүчеләр шактый күренде.
Әйтик, Мәдәният сараенда урнашкан 1799нчы сайлау участогына Газизовлар гаиләсе килде.
Гаилә башлыгы Илнар Газизов әйтүенчә, алар Казанда яшиләр, әмма Лениногорскида үскәннәр.
- - Әти-әниләр монда, пропискабыз шулай ук Лениногорскида. Шулай булгач, шундый мөһим көнне сайлауга кайтмыйча булдыра алмадык. Якыннарыбыз белән дә күрештек, үз тавышыбызны да бирдек, - ди гаилә башлыгы Илнар Илдарович.
Аның янында хатыны – Адилә һәм 3 яшьлек улы Әмир. “Улыбызның киләчәге матур, бәхетле булсын өчен, Татарстаныбыз үсештә булсын өчен сайлауга килдек”, - ди Газизовлар гаиләсе.
Латыйповлар гаиләсе Тимәштәге 1836нчы сайлау участогына килде. Әлеге гаилә актив, спорт белән дус. Лилия ханым сыр ясау белән шөгыльләнә. Ире белән өч бала үстерәләр.
Тимәш мәдәният йортында урнашкан 1837нче сайлау участогына Сафиннар гаиләсе килде.
Сафиннар гаиләсе – нефтьчеләр династиясеннән. 6 нчы разрядлы слесарь-ремонтчы Мансур Сафин 34 ел көч куйган. Ул Лениногорскидагы Ромашкино РНУ торбаүткәргечләрендәге насос җайланмаларының задвижкаларын ремонтлаган. Аңа «хезмәт ветераны» исеме бирелгән, Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылган. Улы – Марсель шулай ук нефть тармагында. Сафиннар гаиләсендә өч бала: ике малай һәм бер кыз үсеп килә.
фото: Р. Мостафина һәм https://t.me/lensk_official/3858


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев