Лениногорскида соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәсе даталары билгеле
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәсе даталары билгеле

Шәһәр һәм район мәктәпләре өчен әһәмиятле дата.

Бик тиздән, ягъни 24 майда – шәһәр һәм район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау булачак. Аннары 9 һәм 11нче сыйныфларның имтиханнары башлана.

28 июньдә исә – үзәк мәйданда чыгарылыш кичәсе. Бу көнне 11нче сыйныфны тәмамлаучы егет-кызларга «Укудагы аерым казанышлары өчен» медале тапшырылачак, имтиханнарын югары баллга тапшыручыларны әйтәчәкләр.


Нет комментариев