Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида студент үзенең проектын тормышка ашыру өчен 1 миллион сум откан

Линар Гобәйдуллин – федераль проектны гамәлгә ашырачак

КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы студенты Линар Гобәйдуллин «Студенческий стартап» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады.

Студент конкурска «Универсаль кабель-тестер производствосы» темасына үзенең проектын тәкъдим иткән. Федераль проектта катнашучылар арасында аның эше беренче урынга лаек дип табыла һәм җиңүче була.

Проектны тормышка ашыру өчен Линар 1 миллион сум алачак. 

«Студентлар стартапы» программасы Россия вузлары студентларына технологик эшкуарлык өлкәсендә үз сәләтләрен тормышка ашырырга ярдәм итә. Программаның максаты — стартап-проектларга грант ярдәме. «Студентлар стартапы» ярдәмендә яшь эшмәкәрләр финанслау таба һәм үз бизнес-проектларын башлап җибәрә ала.

Чыганак: https://vk. com/lf_knitu_kai

Фото: Лениногорский филиал КНИТУ-КАИ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев