Дәүләт техника күзәтчелеге инженер-инспекторы Илнур Галимов Лениногорск политехник колледжда студентлар белән дәрес үткәрде.
Ул дәүләт техника күзәтчелеге хезмәте эшчәнлеге, аның функцияләре һәм бурычлары белән таныштырды. Дәресне тыңлаучылар өчен АІ һәм АII категорияләренә караган кар машинасы, кар-сазлыкта йөрүче һәм багги (юлдан тыш авто-мототранспорт чаралары) характеристикаланды, алар хәзерге дөньяда шәхси куллану өчен дә, җитештерүдә дә кулланыла. Әлеге транспорт төрен закон һәм куркынычсызлык кысаларында файдалану өчен әлеге техникага һәм аның йөртүчесенә куела торган төп таләпләр аңлатылды.
Техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү чаралары һәм чикләүләр, теге яки бу хокук бозулар булган очракта җәза чаралары, транспорт белән идарә иткәндә штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда үзеңне ничек тотарга һәм югарыда күрсәтелгән транспортны эксплуатацияләүгә бәйле башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Нет комментариев