Лениногорскида коену сезоны башланмады әле, ә фаҗига килеп чыга язды.
Лениногорскида коену сезоны башланмады, ә бу атнадагы эссе һава торышы аркасында шәһәр сулыкларында коенучылар күренде.
Коену белән бәйле фаҗига да килеп чыга язды. 17 яшьлек малай коенганда бата язган. Коену сезоны башланмаганлыктан, яр кырыенда коткаручылар отряды юк. Ярый әле, бәхеткә очраклы кешеләр батып баручы малайга ярдәм иткәннәр.
Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчәсе әти-әниләрне кисәтә: балигъ булмаган балаларны караучысыз калдыру административ җаваплылыкка тарта.
Нет комментариев