Лениногорскида СВО хәрбиләренең туганнарын бүләкләделәр
Махсус хәрби операция хәрбиләренең әти-әниләрен һәм якын туганнарын Лениногорск мэриясенә РФ Президенты Владимир Путин һәм Россия Оборона министрлыгы бүләкләрен тапшыру өчен чакырдылар.
Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов СВО зонасында сугышчан бурычларны үтәгәндә һәлак булганнарның туганнарына бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.
Козынбаев Леонид Олегович — Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Бүләкне әти-әнисе алды: Олег Степанович һәм Татьяна Филимоновна;
Тайгунов Роман Эльдарович — Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Бүләкне әнисе алды: Людмила Витальевна.
Галимов Вильдан Касимович — II дәрәҗә «Батырлык өчен " медале, белән бүләкләнгән, әнисе Әнисә Әсфәндияр кызына бүләк тапшырылды;
Хавратов Сергей Николаевич — Батырлык ордены, «махсус хәрби операциядә катнашучы” медале белән бүләкләнгән, бүләкләр әнисе Татьяна Валентиновнага һәм абыйсы Грачев Александр Борисовичка тапшырылды;
Идиятуллин Раил Фаилович — Батырлык ордены белән бүләкләнгән, бүләк әнисе Галия Илгизәр кызына, әтисе Фаил Гыйззәт улына һәм сеңлесе Әлфия Фаил кызына тапшырылды.
Гарипов Равшан Ринатович — II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән, бүләк әнисе Фәридә Вәгыйз кызына һәм әтисе Ринат Мирсәет улына тапшырылды.
Район башлыгы Марат Гирфанов улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләргә рәхмәт белдерде һәм көнкүреш яки юридик сорауларны хәл итүдә һәрьяклап ярдәм итәргә вәгъдә итте.
фото: И. Гареева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев