Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида тарихи хәтер үзәге ачылды

Лениногорскида шәһәр һәм районның өлкән яшьтәге ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары, әниләре катнашында Россия тарихи хәтер үзәге тантаналы рәвештә ачылды.

Әлеге үзәк – шәһәрнең Китаплар йорты бинасында. Үзәктә махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм геройларның әниләре һәм хатыннары өчен клуб-музей бар.  Ул ветераннарның актив катнашы һәм политехник колледж, КИНТУ-КАИның Лениногорск филиалы студентлары катнашында барлыкка килде.

Шулай ук үзәктә “Бердәм Россия” партиясе, “Трудовая доблесть России” оешмасының күчмә музей-клубы, “Золотая энциклопедия Лениногорска” интернет-газеты редакциясе һәм Татарстандагы "Трудовая доблесть России" региональ оешманың җитәкчесе офисы урнашкан.

"Трудовая доблесть России" оешмасының Лениногорскидагы региональ вәкиле булып Марс Исхаков тора. Ул 2025 елда Җиңүнең 80 еллыгын лаеклы каршы алырга дигән теләкләр белән чыгыш ясады. Марс Исхаков МХО геройларының “Йолдызлы Аллеясы”н, МХО геройларына багышланган мемориаль такталарны тәкъдим итте. Шулай ук биредә тарихи истәлеккә ия булган экспонатны да күрсәтте. Ул Кирлегәч авылының Бөек Ватан сугышында катнашучы Рияз Зариповның шәхси кашыгы.

Үзәкнең стеналарында баннерлар да эленгән. Монда Бөек Ватан сугышы катнашучылары, шәһәрнең ветераннар хәрәкәте активисты Дмитрий Пилипенко, шулай ук өлкән яшьтәге аксакал Наил Сәйдәшевның 17нче гасырдан башлап төзелгән шәҗәрәсе бар.

Ачылу чарасына Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Алар якынлашып килүче яңа ел белән котлады һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның әниләренә, хатыннарына, балаларына бүләкләр тапшырды.

 

Розалия Мостафина

Язма тулысынча "Заман сулышы" газетында 15 декабрь санында.

Лидия Сильцова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев