Лениногорскида татар эстрадасы легендасы Илһам Шакиров хөрмәтенә зур концерт узачак
Илһам Шакировны татар халкының моңлы сандугачы дип йөрттеләр.
Быел – 2025 елда РСФСРның халык һәм атказанган, ТАССРның халык һәм атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, татар эстрадасының данлы легендар җырчысы Илһам ага Шакировның тууына 90 ел булды.
Шул уңайдан Лениногорск Мәдәният сарае сәхнәсендә зур концерт узачак.
Зөһрә Сәхәбиева – ТАССРның халык артисты
Георгий Ибушев – Россиянең халык артисты
Руслан Баһадур-Татарстан Республикасының атказанган артисты
Ринат Вәлиев-Татарстан Республикасының атказанган артисты
«Талант " үрнәк вокал студиясе чыгышлары була.
Концерт 17 октябрьдә узачак. Башлана 17.00 сәгатьтә.
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев