Лениногорскида «Татарстан – уртак йортыбыз» этномәдәни фестиваленең зональ туры узды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Татарстан – уртак йортыбыз» этномәдәни фестиваленең зональ туры узды

Лениногорск Мәдәният сарае сәхнәсе ул көнне аллы-гөлле чәчәкләр болынын хәтерләтте.

Берсеннән-берсе матур костюмнар кигән коллективлар, үзешчән артистлар Мәдәният сарае фойесында гөр килеп йөри. Кемдер репетицияләр ясый, икенчеләре фотога төшә, иҗат коллективлары бер-бере белән аралаша. 

Татарстан – күпмилләтле республика.

Бүгенге көндә республикада йөздән артык төрле милләт вәкиле яши. “Татарстан – безнең йортыбыз” фестивален үткәрүнең максаты да нәкъ менә республика территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм рухи яктан баету, республиканың күпмилләтле мәдәниятен саклап калу, үстерү һәм популярлаштыру.

Фестивальнең зональ турлары төрле районнарның мәдәният сараенда үткәрелә. 20 октябрь көнне Лениногорск районы әлеге фестивальнең зона турында катнашучыларын кабул итте. Бу көнне безнең шәһәр сәхнәсендә Әлмәт, Чирмешән, Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Лениногорск районы осталары чыгыш ясады, йөздән артык номерлар тәкъдим ителде. Алар арасында татар, рус, мордва, чуаш телләрендәге җырлар, әрмән, төрекмән, абхаз биюләре бар.

Чыгышлар берничә номинациядә башкарылды: вокал; хореография; инструменталь музыка.

Әлбәттә, Лениногорск районы талантлары, һәрвакыттагыча, сәхнә күрке булды. Мәдәният сараеның мордва, чуваш коллективлары, артистлары, район мәдәният йорты артистлары, шулай ук Мордва Кармалкадан “Пизелне”, Шөгер мәдәният йортыннан Адель Саматов, Кирлегәч клубыннан гармунчылар чыгышы, “Ихлас” ансамбле, мәдәният сараеннан гармунчылар триосы – болар барысы да матур, ямьле чыгышлар булды. 

-    Безнең Шөгер мәдәният йортыннан талантлы егетебез Адель Саматов бу фестивальдә чыгыш ясады. Адель – безнең һәр чарабызның бизәге. Матур итеп чыгыш ясый. Безнең сәнгать җитәкчесе Гүзәл Закирова аның остазы, яшь егетне музыка дөньясының тирән серләренә төшендерү юнәлешендә эш алып барды, - ди Шөгер клубы директоры Алсу Биктагирова.

Иң яхшы номерлар Казанда узачак  Гала-концерт программасына кертеләчәк. Барлык катнашучылар да Дипломнар белән бүләкләнде. 

  • Белешмә.
  • “Татарстан – уртак йортыбыз” республика этномәдәни фестивале 2012 елдан бирле үткәрелеп килә. 2014 елдан башлап, фестивальнең гала-концерты Халыклар бердәмлеге көне кысаларында уза башлады. Быел 3 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак.
  • Фестивальне оештыручылар - Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты һәм Ассамблеясе.

 


Нет комментариев