Районыбызның Федотовка авылында туып-үскән, аннары башкалабыз Казанда иҗат иткән шагыйрь , язучы Гәрәй Рәхимгә исән булса, 85 яшь тулган булыр иде.
Әлеге дата уңаеннан Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә искә алу чарасы уздырачак. Чара 10 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә үзәк китапханәдә узачак.
Чарада Казан, Әлмәт, Лениногорскидан иҗат әһелләре, җырчылар катнашыр дип көтелә.
Гәрәй Рәхим —киң күңелле, җор телле шәхес иде. Ул — керәшен. Гәрәй Рәхим керәшеннәрне татарның бер кисәге дип санады, керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен саклауга да игътибарын юнәлтте, Федотовка авылын яратып яшәде.
Үзәк китапханәнең милли бүлеге хәбәр иткәнчә, искә алу кичәсенә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, “Чишмә” иҗат берләшмәсе, шагыйрь Газинур Морат, галим, профессор Әнвәр Шәрипов, шагыйрә, журналист Рәмзия Габделхакова, Гәрәй Рәхимнең тормыш иптәше һәм бертуган апасы, җырчы, композитор Людмила Аланлы, Федотовкадан “Аланлык” ансамбле чакырылган.
Нет комментариев