Лениногорскида техник күзәтүдә имин эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре дә каралды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида техник күзәтүдә имин эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре дә каралды

Лениногорск районы буенча Гостехнадзор идарәсенең планлы эш чаралары дәвам итә. Күптән түгел «БлагСтройДорХоз» җәмгыятендә үзйөрешле машиналарга техник күзәтү үткәрелде.

Чара барышында машиналарны теркәү турында таныклыклар, тракторчы-машинистның  таныклыклары һәм аларның квалификациясе булу-булмавы тикшерелде. Техник документациядән соң номер агрегатларының документларда күрсәтелгән машиналарга туры килү-килмәве тикшерелде. “Үзйөрешле машиналарның техник торышы тормоз системаларының, руль идарәсенең, тышкы яктылык приборларының төзеклеге буенча бәяләнде, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч белән комплектланганлыгы, шулай ук таләпләр белән регламентланган башка параметрлар буенча да карап тикшерелде”, - дип хәбәр итә Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инженер-инспекторы Илнур Галимов. 

Моннан тыш тракторчы-машинистлар белән техниканы имин эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча әңгәмә үткәрелгән. Әлеге мәсьәләнең нәкъ менә көзге-кышкы чорда юл-урам челтәренә хезмәт күрсәтү эшләрен башкарганда актуальлеге билгеләнде.

 


Нет комментариев