Лениногорскида тиздән Яшьләр үзәгенең яңа бинасы ачылачак
Бүгенге көндә Лениногорск муниципаль районы территориясендә яшьләр сәясәте өлкәсендә 5 яшьләр сәясәте учреждениесе эшли. Әлеге учреждениеләрдә 23 кеше хезмәт куя.
Тиздән Яшьләр үзәгенең яңа бинасы үз ишекләрен ачачак. 2019 елның 22 сентябрендә ЗАГС бүлегендә ТР яшьләр үзәкләрен реновацияләү программасы кысаларында булачак яшьләр үзәге буенча җәмәгать тыңлаулары узган иде.
Яшьләр үзәгенең яңа бинасында 19 юнәлеш буенча мәйданчыклар булдыру планлаштырыла. Иҗади коммуникацияләр зонасы, медиазона, яшьләр кафесы, музыка студиясе, команда уеннары өчен бүлмә, иҗтимагый хәрәкәтләр киңлеге, коворкинг үзәге һәм башка юнәлешләр буенча.
Бүгенге көндә яшьләр үзәген капиталь ремонты тәмамлану стадиясендә, җиһазлар белән тулыландыру һәм комплектлау бара, август башында территорияне яшелләндерү планлаштырыла. Яшьләр үзәген август ахырында ачарга планлаштыралар.
фотолар: Молодежный центр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев