Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида ТР Эчке эшләр министры Артем Хохорин булып китте

Татарстан Эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин эш сәфәре белән Лениногорск районында булды, хокук-тәртип саклау буенча җәмәгать пунктын ачуда катнашты.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов озатуында Садриев урамы, 23нче йорт адресы буенча урнашкан хокук тәртибен саклаучы җәмәгать пунктын бергәләп ачтылар.

Министр бинаны карады һәм башкарылган эшләрнең югары сыйфатлы булуын билгеләп үтте.

"Яңа төзекләндерелгән ОПОП ачылышы полиция хезмәткәрләре өчен дә, шәһәр халкы өчен дә әһәмиятле вакыйга. Хәзер, полициянең участок уполномоченные янына килгәч, гражданнар җылы һәм якты бинада булачаклар, ә полиция хезмәткәрләре үзләренең функциональ бурычларын уңайлы шартларда үти алачаклар», – диде Рәгать Хөсәенов.

Җәмәгать саклау пунктына өч административ участок беркетелгән. Хезмәт күрсәтү территориясендә 410 торак йорт урнашкан. Хезмәт күрсәтелүче халык саны - 10 меңнән артык кеше.

 

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев