Лениногорскида трамплиннар комплексында «Татарстан яшьлеге» бөтенроссия ярышлары узды
Чаңгыда трамплиннан сикерү буенча ярышлар якшәмбе - 18 гыйнварда үтте.
Бу осталык һәм җитезлеккә көч сынашуларда Лениногорск, Әлмәт, Казан, Уфа һәм Пермьнән килгән 41 трамплинчы катнашты.
Трамплиннан сикерү осталыгына көрәш 2011-2013 нче елгы үсмер малайлар һәм кызлар арасында барды.
Лениногорскиның Андрей Звягинцев исемендәге олимпия резервлары спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Рамил Мәннанов илкүләм ярышларның көмеш призына лаек булды.
“Татарстан яшьлеге” дип исемләнгән бу ярышлар шәһәребездә традицион төстә үткәрелә. Ярышлар парадын Әнәс Вәлиев ачты. Бәйге башланыр алдыннан судьялар киңәшмәсе, спортчыларны ярышларга үткәрү комиссиясе эшләде. Шулай ук рәсми тренировкалар да булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев