Лениногорскида тыл хезмәтчәне Хәтимә әбине 95 яше белән котладылар
Яшәү яме.
Хәтимә әби Аглиуллина 95 яшен тутырды. Ул районыбызның Үзбәк авылында колхозчы гаиләсендә туган.
Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 10 яшь була. Кечкенәдән үк аңа басуларда һәм фермада өлкәннәргә булышырга туры килә. Ул "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнә.
Сугыштан соң, пешерүче һөнәрен алып, «Лениногорскнефть» ОРСка урнаша, лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Мактау грамоталары белән дә бик күп бүләкләнгән, хезмәт ветераны ул.
Ире Зиннур Хаҗип улы белән 63 ел яшәгәннәр, өч кыз үстергәннәр. Хәтимә Мотыйгулла кызы бүген өч оныгы һәм биш оныкчыгы уңышларына сөенә.
Тыл хезмәтчәнен юбилее белән Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова һәм 8 нче ТОС рәисе Светлана Нуриева котладылар. Алар аңа нык сәламәтлек, гаиләсе һәм туганнары арасында озын гомер итүен теләделәр.
фото: ЛМР матбугат хезмәте
Заместитель главы города Лениногорск Галия Урманова, председатель ТОС №8 Светлана Нуриева поздравили жительницу города, труженицу тыла Хатиму Мутигулловну Аглиуллину с 95-летним юбилеем. 💐
Хатима Мутигулловна родилась в д.Узбяк нашего района в семье тружеников колхоза. Освоив профессию повара, устроилась в ОРС НГДУ, где проработала до пенсии. Имеет много почётных грамот, звание Ветерана труда и награждена 🎖️ "За доблестный труд в ВОВ".
С супругом Зиннуром Хазиповичем они прожили 63 года, воспитали троих дочерей, имеет трёх вуков и пять правнуков.
Уважаемая Хатима Мутигулловна, желаем вам крепкого здоровья и долгих лет жизни в кругу семьи и родных.💐
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев