Лениногорскида укучылар өчен хәрби җыеннар бара
Хәрби хезмәткә әзерлек.
Егетләрне хәрби хезмәткә мәктәптән үк әзерли башлыйлар. Унынчы классны тәмамлаган егетләр өчен ел саен хәрби җыеннар үткәрелә.
Лениногорскиның 5нче мәктәбендә 18 майда шәһәр мәктәпләренең һәм Шөгер мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары өчен хәрби җыеннар ачылды, анда барлыгы 67 яшүсмер егетләр катнаша. Алар өч взводка бүленде.
Хәрби җыеннарның максаты – хәрби хезмәткә әзерлек. Әлеге җыеннар 5 көн дәвам итәчәк. Соңгы көнне – җомга 22 майда иң яхшы взводларны билгелиячәкләр.
Хәрби җыеннарның ачылышы тантаналы төстә узды. Анда Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин, Әфганстан хәрәкәте ветераны Владимир Золотухин катнашты. Ул егетләргә әлеге чарага җитди карарга кушты, армия тормышының беренче элементларын үзләштерергә өйрәнегез, дип теләде.
«Җыеннар – ул функциональ грамоталылык кебек. Ягъни, белемнәрне гамәлдә куллану. Монда бернинди куркыныч нәрсә дә юк. Тактик медицинаны белү укучыларга тормыш итү барышында да кирәк булачак. Гади генә итеп әйткәндә, ир-егетләр эшен тагын да ныгыту гына бу”, - диде хәрби җыеннар начальнигы Роза Габдрахманова.
Җыеннар программасына ут, тактик, строй әзерлеге, гомумхәрби саклану комплекты белән эш итү һәм башкалар бар. Катнашучыларга РФ Кораллы Көчләре, хезмәт шартлары, хәрби белгечлекләр турында сөйләячәкләр.
Җыеннарда алган күнекмәләр буенча егетләр үзләрен армиядә ышанычлырак хис итәләр, дил оештыручылар.
Кайберәүләр шулкадәр мавыгалар, хәтта хәрби карьера сайлыйлар икән. Шулай ук гражданлык һөнәрләрен сайлаучылар да биредә команда белән эшли белү алымнарын алып чыга.
фотолар: 5нче мәктәп социаль челтәрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев