Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Урайдан килгән делегация булып китте

Ике көн дәвамында Лениногорск белән таныштылар.

Урайдан килгән делегация составында шәһәр башлыгы урынбасарлары – Михаил Данилов, Светлана Новосёлова һәм Елена Подбуцкая. Алар белән  Урай Дума депутаты Евгений Ребякин килде.

Моннан 2 ай элек Лениногорскига Урай шәһәренең башлыгы – Тимур Закирзянов килгән иде. Нәкъ менә аның инициативасы белән биш ел элек Лениногорск һәм Урай арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган булган.

Урайлыларның эш сәфәре ике көн дәвам итте һәм төрле тармакларда Лениногорск уңышларын күрсәтүгә юнәлдерелгән чараларга бай булды.

Урай шулай ук – нефтьчеләр шәһәре. Көнбатыш-Себер нефтен беренче ачучы булып исәпләнә. Быел Урай шәһәренә 60 ел. Кунаклар шәһәребезнең уңай тәҗрибәсен үзләштерергә һәм үзләренекен уртаклашырга килгәннәр иде.

Беренче көнне кунаклар шәһәрнең 2нче мәктәбендә, нефть техникумында, “Долголетие” социаль үзәгендә булдылар, ТОСларның эше белән таныштылар. Шулай ук Шөгердә урнашкан Нефть музеенда булдылар.

Делегация Мәдәният сараен бик ошатты, якын арада Урайда Сәнгать сарае төзергә җыеналар икән.

Эш сәфәренең икенче көнендә кунаклар промышленность паркларына юнәлделәр, анда шәһәрнең промышленность үсешен күрделәр.

Делегация «Ленмаш заводы» металл конструкцияләре заводы эше белән танышты, анда кунакларга җитештерүнең заманча технологияләрен күрсәттеләр. Алар шулай ук металл каркаста мебель җитештерүдә махсуслашкан «Модуль» компаниясендә һәм «Сәяр» мебель салонында булдылар, анда җитештерелә торган продукциянең сыйфатын һәм төрлелеген бәяләделәр.
Агропромышленность өлкәсе дә аларны кызыксындыра иде.  Кунаклар экологик яктан чиста булган яшелчә - кыяр һәм помидор җитештерү белән шөгыльләнүче  «Виктория» крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар. Делегациядә катнашучылар КФХда үстерелгән продукциянең сыйфатын югары бәяләделәр.

Ике көн эчендә урайлыларга Лениногорскида булган иң яхшыларны күрсәтергә тырыштылар. Оештыручылар кунакларда Лениногорск иң җылы тәэсирләр калдырды дип ышана, ә урнаштырылган элемтәләр төбәкләр арасында киләчәк хезмәттәшлек өчен нигез булачагына ышаныч зур.

 

фото: телеграм канал Лениногорский муниципальный район.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев