Лениногорскида урман-парк зонасында талпаннарга каршы эшкәртәчәкләр
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида урман-парк зонасында талпаннарга каршы эшкәртәчәкләр

Бу хакта Лениногорск Гигиена һәм эпидемиология үзәге хәбәр итә.

 

Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Әлмәт филиалы белгечләре тарафыннан 25 апрельдә Лениногорскида  урман-парк зонасы территориясендә акарицид эшкәртү үткәреләчәк (бу очракта эшкәртү  һава торышына  бәйле булачак).

Гигиена һәм эпидемиология үзәге лениногорскилыларны кисәтә:бу көнне паркка барудан тыелып торырга, паркта  җирдән бернәрсә дә алмаска, кайткач, кулларны яхшылап юып, антисептик белән эшкәртергә.

 


Нет комментариев