Лениногорскида урман паркындагы  чишмәне төзекләндерәчәкләр
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида урман паркындагы чишмәне төзекләндерәчәкләр

Чишмәнең исеме - «Прохладный».

Быел Лениногорскиның урман-парк зонасындагы чишмәне төзекләндерергә җыеналар, бу хакта Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Төзекләндерү эшләре «Татнефть» гранты хисабына башкарылачак. Проект эшләренең суммасы – 10 млн.

 «Чишмә уңайлы һәм матур булачак: заманча бизәлеш, су алу өчен уңайлылык, экологик материаллардан эшләнәчәк. Актив рәвештә безнең инициативаларны хуплавы өчен компаниягә рәхмәт», – дип яза Марат Гирфанов.

«Прохладный» чишмәсе –  лениногорскилылар яратып йөри торган урын, су алырга киләләр, урман паркында ял итүчеләр дә чишмәдә булып, аның саф суын авыз итеп китә.

 

Чыганак: телеграм-канал.


Нет комментариев