Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида “Урманнарны саклыйк” акциясе барышында 7 гектардан артык мәйданда агачлар утыртылды

Акция Россия Президенты йөкләмәсе буенча “Экология” илкүләм проект кысаларында уза.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы берничә ел рәттән “Урманнарны саклыйк” акциясе уздыра. Моңа Лениногорск урман хуҗалыгы да кушыла.

Быел акция барышында Ивановка авыл җирлеге территориясендә һәм Лениногорск урманчылыгы  урман фонды территориясендә  7,3 гектар мәйданда агачлар утыртылды.

Акциядә Лениногорск урман хуҗалыгы, “Лениногорский лесхоз” һәм “Будет чисто” экологик хәрәкәт волентерлары катнашты.

Урманчылар һәм катнашучылар көче белән  28 234 данә имән үсентесе утыртылды.
Ивановка авылы кешеләре триплоид усак үсентеләре дә утырттылар.
 

фото: https://minleshoz.tatarstan.ru/index.htm/news/2245242.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев