Лениногорскида узачак «Гыйлем нуры» бәйгесендә Җәлил хәзрәтнең вәгазе дә булачак
«Гыйлем нуры»ның максаты – Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе традицияләрен ныгыту, мәчет каршындагы курсларда алган белемнәрне сынау.
29 апрельдә Лениногорск шәһәрендә «Гыйлем нуры» XIII бәйгесе үткәреләчәк.
Чара Лениногорск Мәдәният сараенда 8 сәгать 30 минутта башлана.
Монда республика районнарыннан мәчет каршындагы курсларда белем алган мөслимәләр командалары катнашачак.
Шулай ук бу көнне Татарстанның баш казые – Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазе дә планлаштырылган. Вәгазь 12 сәгать 30 минутта башланачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Ягъни Лениногорск мөхтәсибәте.
Теләүчеләр викторинаны карарга да, Җәлил хәзрәт вәгазенә дә килә ала.
фото: Г.Нигъмәтзянова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев