Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида үзәк чыршы утларын кабызды (+фотолар)

«Юбилейный» паркында яңа ел бәйрәменең яшел гүзәле - чыршы балкып утыра.

 

Чыршы ачылу тантанасы театральләштерелгән күренештән башланды. Оештыручылар кызыклы һәм мавыктыргыч сюжетлы тамаша әзерләгән иде. Бәйрәмгә Кыш бабай һәм Кар кызы килде. Әлбәттә, әкият геройлары да тамашага аерым ямь биреп, чарага килүчеләргә яңа ел кәефе бүләк иттеләр.

"Юбилейный" паркы бәйрәмгә бик матур итеп бизәлгән. Килүчеләр яңа фигураларны күргәндер. Ә кичен исә төрле төсле утлар белән парк балкып утыра.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов лениногорскилыларны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады. 2022 ел катлаулы булуын билгеләп, яңа елга яңа өметләр, барысы да яхшы гына баруын телим, диде.

Рәгать Хөсәенов уңышлы эшләүче һәм яңа елга бизәүдә өлеш кертүче предприятиеләр һәм авыл җирлекләрен бүләкләде.

Авыл җирлекләре арасында иң- иңнәре булып Иске Шөгер, Яңа Чыршылы, Сарабиккол авыл җирлеге билгеләнде.

Яшел гүзәлкәйнең матур утлары кабынгач, иҗат коллективлары чыгышы булды.

 

Фотолар: Рамия Гарифуллина һәм  https://leninogorsk.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев