Лениногорскида узган “Гыйлем нуры” республикакүләм бәйгесендә 16 район катнашты
Быел әлеге бәйге 12нче тапкыр узды.
Лениногорск мөхтәсибәтендә ел саен мөслимәләр арасында уздырыла торган республикакүләм “Гыйлем нуры” интеллектуаль викторина үтте. Быелгы бәйге 12нче мәртәбә уздырылып, 16 районны колачлады.
Катнашучы командалар, команда составында дүрт мөслимә, Лениногорск мөхтәсибәтенә иртүк килеп җиттеләр һәм бәйге иртәнге 8дә башланып та китте. Катнашучылар ел дәвамында мәчетләрдә дәресләрдә белем алучы, укытулар алып бара торган мөслимәләрдән тупланган.
Чараның мөхтәрәм кунаклары : Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин иде.
Хәзрәтләр Хәнәфи мәзһәбе һәм Әл-Матуриди гакыйдәсе традицияләрен ныгыту, мәчет каршындагы курсларда алган белемнәрне ныгыту, халык арасында дини белемнәрне таратуга кызыксыну уяту максатыннан үткәрелүче
бу бәйге турында бары хуплау сүзләре генә җиткерделәр.
Җәлил хәзрәт мөслимәләргә мөрәҗәгать итеп: “Аллаһының рәхмәте булсын. Укыту, белемне җиткерү буенча бик зур эш башкарасыз. Ирләргә ияргән дин бусагага кадәр кайтыр, хатын-кызларга ияргән дин өйгә кермичә калмас. Бу бәйге гыйлемнең таралуына сәбәпче булса иде”, - диде.
“Бәйгедә Кубокны кайсы команда ала, шул мөхтәсибәттә кала торган итеп ясарга кирәк . Мөхтәсибәттә истәлек булып калыр иде, абыстайлар да еллар узгач, шушы бәйгедә катнашуларын искә алырлар”, - дигән фикерен җиткерде.
Ислам нигезләре буенча, Пәйгамбәрләребезнең тормыш юлы буенча, Коръәнне укыту һәм өйрәнү буенча белемнәрен Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Мөслим, Сарман, Нурлат, Яңа Чишмә, Арча, Балтач, Алабуга һәм башка районнардан килгән мөслимәләр күрсәтте. Командаларны мәчет каршындагы курсларда октябрьдән май аена кадәр укыган абыстайларны тәкъдим итте.
Лениногорск командасының составында Мәдинә ханым, Галия ханым, Рәзинә ханым һәм Җәмилә ханым. Мәдинә ханым белән Рәзинә ханым берничә елдан бирле катнашсалар, Галия ханым белән Җәмилә ханым командага быел гына кушылганнар.
Мөслимәләр өч этап буенча ярышты. Аларның белемнәрен, сорауларга дөрес җавап бирүләрен жюри әгъзалары бәяләп барды. Биремнәр сорау-жавап формасында гына түгел, ә видео һәм аудио форматта да булып, катнашучылар кайсы һәм нинди сүрә икәнен дә әйтергә тиеш иде.
Бу интеллектуаль бәйге бик тирән дини һәм дөньяви белемнәрне сорый. Сорауларның катлаулылыгына карамастан, абыстайлар югары белем дәрәҗәсен күрсәтте.
Ярымфиналда беренче урын алган командалар – Азнакай, Бөгелмә, Ютазы, Алабуга, Кукмара, Әлмәт командалары финалга үтте. Нәтиҗәдә, Алабуга командасы иң күп балл туплап, 12нче “Гыйлем нуры” бәйгесенең җиңүчесе булды, Кубок иясе булдылар.
Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде, ә барлык катнашучыларга яхшы бүләкләр, грамоталар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Розалия Мостафина фотолары һәм мөхтәсибәт фотолары









Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев