Лениногорскида узган «Кара алтын» триатлонында катнашучыларны яңгыр да куркытмады
Лениногорск шәһәрендә Физкультурачылар көне узды. Яңгырга юешләнеп бетсәләр дә, ахыргача спорт чарасында катнаштылар.
Лениногорскины юкка гына спорт шәһәре дип атамыйлар. Сәламәт яшәү рәвешен сайлап, спорт белән шөгыльләнеп көн итәләр. Физкультурачылар көнендә шундыйларны күрергә дә туры килде. Дөрес, һава шартлары аркасында ул көнгә планлаштырылган чараларның барысы да үткәрелмәде, пляж волейболына һәм триатлон ярышларына төп игътибар бирелде. Әлеге чаралар түбән сулык территориясендә үткәрелде.
Әлбәттә, бәйрәм булгач, спорт тармагында эшләүчеләр бүләкләнде ул көнне. Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен аларга Лениногорск районы Советының Рәхмәт хатлары һәм ТР Спорт министрлыгының мактау билгеләре тапшырылды.
Алар арасында хоккей буенча «Нефтяник» спорт мәктәбе директоры урынбасары Анастасия Тяпушкина бар.
“Мине бүген Лениногорск районының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Хезмәтеңне күрә белүләре – яхшы, күңелгә рәхәт булып китә. Безнең спорт мәктәбендә талантлы хоккейчылар шөгыльләнә. Тренерлар өчен яшь спортчылар уңышы да зур бүләк. Бер команда булып эшлибез”, - ди ул.
Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов Физкультурачылар көнендә катнашучыларны сәламләде.
“Бездә республика, “Татнефть” компаниясе җитәкчелеге ярдәмендә яңа комплекслар төзелә, эшләүче спорт мәйданчыклары төзекләндерелә. Бүгенге көндә яңа Боз сарае проект мөмкинлекләренә кадәр җиткерү бара, футбол манежын, тагын бер бассейнны проектлау эше башланды. 2026 елга Лениногорскиның горурлыгы – трамплиннарны реконструкцияләү планлаштырыла”.
Пляж волейболы игътибар үзәгендә булды. Шәһәрдә популяр спорт төренә керә. Җиңү өчен яңгыр һәм күк күкрәү дә комачау итмәде.
Көннең төп вакыйгасы, һичшиксез, кросс-триатлон – «Кара алтын» ярышы булды. Мондый төрдәге спорт чарасы бездә беренче мәртәбә уздырылды, шәһәрнең түбән сулыгы да беренче мәртәбә ярышлар өчен файдаланылды. Триатлонда Татарстан, Башкортстан, Россиянең башка төбәкләреннән спортчылар катнашты. Анда 70тән артык спортчы үзен сынады, шул исәптән өч кешедән торган 11 команда һәм 13 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге 40 спортчы иде.
Алар өч дисциплинада: йөзүдә – 500 метр, велоузышта – 10 км, йөгерүдә – З км спорт осталыгын һәм рух көчен күрсәттеләр. Оештыручылар өч этапны да үтүгә катнашучыларга сәгать ярым вакыт бирделәр. Яңгыр яуды һәм велосипед тәгәрмәчләренә пычрак тулды, ләкин болар спортчыларны куркытмады.
Руслан Бикметов триатлонда катнашу өчен Октябрьский шәһәреннән килгән, ул ир-атлар арасында өченче урынга лаек булды. Үзе әйткәнчә, бронза җиңел генә бирелмәгән: “Мин үзем кышкы йөзү белән шөгыльләнәм. Әлеге спорт төрен яратам. Ә бүген профессиональ спортчылар белән ярышырга туры килде”, - ди.
19 яшьлек Ксения Скворцова – спорт мастеры, титуллы спортчы, кышкы триатлон буенча дөнья һәм Европа беренчелекләре призеры. Лениногорскида да уңыш аны читләтеп үтмәде. «Йөзүдә көндәшләрне куып җитмәскә һәм велосипед, йөгерү юлларында үз дәрәҗәне сакларга иде дигән максат куйдым”, - дип уртаклашты ул.
Кызлар арасында җиңүчеләр: беренче урында – Вилена Фархутдинова, икенчедә – Айсылу Сафина, өченчедә – Анжелика Масалимова.
Яшүсмерләр арасында беренчедә - Адель Җиһаншин. Ир-атлар арасында беренчелекне Владимир Назаров яулады.
Гомумкоманда зачетында беренче урынны Лениногорск Мәгариф идарәсе командасы алды.
Рөстәм Масалимов – Әлмәт шәһәренең “Алга” “трейлын үстерү үзәге” коммерцияле булмаган оешма директоры. Аның әйтүенчә, Лениногорскидагы триатлон алар өчен яңа тәҗрибә булды. “Элегрәк без ярышларны спортның бер төре буенча гына оештырган идек һәм уздырган идек. Ә монда һава торышы да кайбер мәшәкатьләр тудырды, шулай итеп, куркынычсызлык максатларында велосипед маршрутын үзгәртергә туры килде, әмма тулаем алганда барысы да уңышлы килеп чыкты”, - ди.
Яңгырга чыланып, пычракка чын мәгънәсендә чумып, әмма елмаю, яхшы кәеф белән ярышны тәмамладылар. Барлык этапларны үтүчеләрне медальләр һәм алкышлар көтте. Әлеге гадәти булмаган проектны оештыручыларның берсе «Алга» трейлы үсеше үзәге булды, ул инде өченче тапкыр безнең зур чараларны уздыруда ярдәм итә. Спортчыларның һәм тамашачыларның теләкләре бер иде: Лениногорскидагы кросс-триатлон традициягә керсен.
Белешмә.
Лениногорскида физик культура өлкәсендә 261 белгеч эшли. 13 заманча спорт объекты бар. Спорт мәктәпләренең матди-техник базасы ныгытыла, спортчыларга ярдәм күрсәтелә. “Кара алтын” триатлоны 2025 елда тәмамланган «Демография» илкүләм проектына алмашка килгән «Физик культура һәм спортны үстерү» федераль программасы кысаларында узды.
фотолар: мэриянең матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев