Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Ватан Геройлары хөрмәтенә Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар

9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә.

Бу көнне без Ватан өчен башларын салган геройларны искә алабыз һәм батырлыклары белән танылган, бүген арабызда яшәүче кешеләрне хөрмәтлибез.

Лениногорскида Мәңгелек ут һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Чарада район башлыгы Рәгать Хөсәенов, ветераннар советы вәкилләре, иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашты. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Лениногорск 12 Советлар Союзы Геройлары, шулай ук Социалистик Хезмәт Геройлары,  3 Дан орденының тулы кавалерлары, Россия Федерациясе Герое белән горурлана ала.

Тарихтан билгеле булганча, бу көн 1769 елның тугызынчы декабрендә Екатерина II Изге Георгий Победоносец орденын раслаганнан соң билгеләп үтелә башлый.

фотолар: Ләйсән Мансурова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев