Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида ветеран-нефтьчегә мактаулы гражданин исеме бирелде

Хөрмәтләү.

Традиция буенча, Лениногорск шәһәренең туган көне  алдыннан, шәһәр үсешенә, анда яшәүчеләрнең иминлегенә зур өлеш керткәннәрне билгеләп үтәләр. 

Шәһәр һәм район советының уртак сессиясендә депутатлар нефть тармагы ветераны Наил Гәрәевка «Шәһәр һәм районның Мактаулы гражданины» исемен бирделәр.

Наил Сәгадәтович тумышы белән Киров өлкәсеннән. Безнең шәһәргә ул 1977 елда, Уфа нефть институтын тәмамлаганнан соң килгән. Эшен помбур булып башлый, соңыннан Лениногорск бораулау эшләре идарәсендә баш технолог, баш инженер була. 1995 елда ул әлеге предприятиене җитәкли, 2 елдан соң ул «Татнефть-Лениногорскбурнефть» итеп үзгәртелә.

Ул эшләгән чорда скважиналар төзүнең яңа технологияләрен, мобиль бораулау техникасын куллануны үзләштергәннәр. Бораулаучылар шәһәрне һәм районны төзекләндерү мәсьәләләрендә дә алдынгылар рәтендә булдылар.

"Лаеклы бүләк белән котлыйм! Мондый кешеләр белән горурланабыз», - диде Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов, Наил Сәгадәт улына лаеклы бүләк тапшырганда.

фото: ЛМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев