Лениногорскида халыкның аерым категорияләренә янгын турында хәбәр иткеч урнаштырдылар
Лениногорск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге Башкарма комитет һәм социаль яклау бүлеге белән берлектә халык белән актив профилактика эше алып бара: социаль яклау органнарында исәптә торучы гаиләләрне барлый, янгынга каршы тематика буенча профилактика әңгәмәләре алып бара, белешмәләр өләшә, шулай ук түләүсез нигездә автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырыла.
Район башлыгы Марат Гирфанов кушуы буенча бүлеп бирелгән акчалар хисабына Лениногорскида яшәүче кайбер категория гражданнарга янгын хәбәрчеләре урнаштырылды.
2026 ел башыннан аерым яклауга мохтаҗ гаиләләрдә: ялгыз картларга, имин булмаган гражданнарга, инвалидларга, шулай ук күп балалы гаиләләргә 100 дән артык хәбәр иткеч куелган.
Бүгенге көндә автоном янгын хәбәрчесе янгыннарда кешеләрнең һәлак булуларын кисәтү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. Хәбәрченең тавышы һәм ешлыгы хәтта каты йоклап яткан кешене дә уятырга сәләтле.
Янгын хәбәрчеләрен эксплуатацияләү кагыйдәләре шактый гади, ә аларның бәясе хәтта иң зур булмаган янгыннан югалтуларга караганда да үлчәп булмаслык дәрәҗәдә түбән.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез! Янгын ачыкланганда, кичекмәстән бу хакта «101», яки «112»телефоннары буенча хәбәр итегез.
https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2495485.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев