Лениногорскида хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә багышланган турнир узачак
Геройлар – хәтер түрендә
Лениногорскида 25 октябрьдә СВОда катнашып һәлак булган хәрбиләр – Сергей Исаев һәм Альберт Хавандеев истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча регионара турнир узачак.
Турнир яшүсмерләр арасында үтәчәк. Үткәрү урыны – “Юность” спорткомплексы.
Башлана 10.00 сәгатьтә.
Сергей Исаев – 30 яшьтә үк хәрби операция зонасында (2024 елның июлендә) подполковник исеме ала. 2022 елда СВОга киткән.
2023 елда Россия Федерациясе Президенты тарафыннан берничә бүләккә лаек булган: 31 мартта – «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале, 13 августта – «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале, 20 октябрьдә - «II дәрәҗәдәге батырлык өчен» медале, 28 декабрьдә - «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. 2024 елның июлендә Сергей Исаев подполковник дәрәҗәсен алган. 2024 елның ноябрь аенда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.
Альберт Хавандеев 2023 елның 2 июнендә Оборона министрлыгы белән 2 елга контракт төзи һәм илне сакларга китә.
Бер елга якын рядовой Альберт «Албанец» позывное белән мотоукчылар батальонының миномет взводы расчеты составында Ватан чикләрен саклый. Ел дәвамында диярлек Альберт миномет батареясының төп бурычларын төгәл һәм дөрес үти.
2024 елның 6 маенда чираттагы һөҗүм вакытында 47яшендә һәлак була.
фото: https://vk.com/club228447307?from=groups
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев