Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яшәүче хатын-кыз социаль контракт ярдәмендә үзмәшгуль чәчтарашлы булды

Лениногорск шәһәрендә яшәүче Наталья П. 3 курс студенты. Институттан буш вакытта Наталья чәчтараш эше буенча курслар узган һәм сертификат алган.

Кыз үз эшен ачарга һәм мөстәкыйль рәвештә акча эшли башларга ниятләсә дә, эш өчен чыгым материаллары һәм инструментлар сатып алуга акча җиткерә алмаган.

Наталья Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә, анда социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәме алу шартлары турында белгечтән консультация ала. Шуннан соң кыз социаль контракт төзү өчен гариза бирә.

Бүлеп бирелгән акчага Наталья үз эшчәнлеген тормышка ашыру өчен инструментлар һәм чыгым материаллары сатып ала, чәчтарашханәдә кресло арендалый һәм эшкә керешә. Бүгенге көндә ул үзенең клиентлар базасын булдырган.

«Мондый финанс ярдәме яңа башлангычка ышаныч өсти. Киләчәктә үз эшемне киңәйтергә исәп тотам», – дип сөйли Наталья.

https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2106555.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев